Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды конкурслар

Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фондының ачык конкурсларында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

СТАРТ программасы үсешнең башлангыч стадиясендә булган һәм коммерцияләштерүнең зур потенциалына ия булган үз фәнни-техник һәм технологик тикшеренүләр нәтиҗәләрен файдаланып, яңа товар, эшләнмәләр, технологияләр һәм хезмәт күрсәтүне эшләргә һәм үзләштерергә омтылучы кече инновацияле предприятиеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Программа юнәлешләре:

Н1. Цифрлы технологияләр.

Н2. Медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре.

Н3. Яңа материаллар һәм химия технологияләре.

Н4. Яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре.

Н5. Биотехнологияләр.

Н6. Ресурсларны сак тоту энергетикасы.

Программа 3 этапта тормышка ашырыла:

Программаның 1 нче этабы (“Старт-1” конкурсы);

Программаның 2 нче этабы (“Старт-2” конкурсы);

Программаның 3 нче этабы («Старт-3 ” конкурсы). «Старт-3» конкурсына альтернатива – «Бизнес-Старт» программасы, ул «Старт-2» конкурсы буенча контрактларны үтәү кысаларында алынган НИОКР нәтиҗәләрен коммерцияләштерүгә юнәлдерелгән.

Гаризалар 2020 елның 20 апреленә кадәр сайтта кабул ителә: https://online.fasie.ru/

Фонд сайтында мәгълүмат: http://fasie.ru/programs/programma-start/