Фәнни-тикшеренү һәм педагогик эшчәнлекне гамәлгә ашыручы галимнәргә һәм укытучыларга (югары һәм урта һөнәри белем программалары буенча) ярдәм итү өчен грантлар бүлеп бирү буенча ТР ФА конкурсы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында фәнни-тикшеренү һәм педагогик эшчәнлекне (югары һәм урта һөнәри белем программалары буенча) гамәлгә ашыручы галимнәргә һәм укытучыларга ярдәм итү өчен грантлар бирү буенча конкурста катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Гаризалар 2020 елның 10 апреленә кадәр кабул ителә (Казан ш., Бауман ур., 20, каб. 306 (фәнни-оештыру бүлеге). Белешмәләр өчен телефон: 292-57-82.

Мәгълүмат ТР ФА сайтында:  http://antat.ru/ru/news/9734/