Фәнни журналистика мәктәбендә уку

Казан ДАУның яшь галимнәре Сафиуллин Нияз һәм Климова Лилия сайлап алу этабын узып, «Фәннәр» фәнни журналистика мәктәбендә белем алалар.

Спикерлар арасында: Григорий Тарасевич – «Кот Шредингера» фәнни-популяр журналына нигез салучы һәм баш мөхәррире; Станислав Дробышевский – антрополог, МДУ биология факультеты доценты, «Антропогенез» порталының фәнни мөхәррире; Илья Ферапонтов – № +1 фәнни-популяр басманың баш мөхәррире; Григорий Соколов – фәнни карашны популярлаштыручы, «Галимнәр мифларга каршы» форумы продюсеры; Константин Ворович – «Дискурс» бәйсез сәнгать-аналитик журналына нигез салучы; Андрей Кузнецов -«Космос просто» youtube каналы авторы һ. б.

Катнашу бушлай.

Мәктәп ике блоктан тора: теоретик һәм практик. Теоретик өлеш кысаларында бөтен Россиядән экспертлар, журналистлар һәм фәнне популярлаштыручылардан лекцияләр һәм мастер-класслар узачак. Икенче өлештә мәктәптә катнашучылар үз фәнни-популяр материалларын әзерләргә тиеш булачак, аларның иң яхшылары басылып чыгачак.