«Фермер хуҗалыгы агробизнесы» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча укулар

Казан ДАУның икътисад Институты, авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыру кафедрасы кураторлыгы белән, «фермер хуҗалыгы агробизнесы» өстәмә белем бирү программасы буенча булачак фермерларны сөт-ит терлекчелеге һәм кошчылык юнәлешләре буенча әзерли. Укулар «Россельхозбанк» АҖ финанславы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Хәзерге вакытта дәресләрнең беренче өлеше тәмамланып килә. Ул тыңлаучыларның гомуми теоретик, практик әзерлеген һәм аларның мөстәкыйль эшләрен үз эченә алды. Курсларны тыңлаучылар алдында университетның әйдәп баручы укытучылары, профессор Мөхәммәтгалиев Ф.Н., доцентлар — Гайнетдинов И.Г., Авхадиев Ф.Н., Хисмәтуллин М.М., Сөбаева А.К., Исхаков А.Т. чыгыш ясадылар. Крестьян (фермер) хуҗалыгын төзү һәм теркәү, авыл хуҗалыгында эшмәкәрлек алып бару, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү, икътисад һәм бизнес-планлаштыру, кече эшкуарлык субъектларына финанслау һәм ярдәм итү, салым салу һәм фермер хуҗалыкларында исәпкә алу мәсьәләләре һ.б. каралды.

Чакырылган эксперт-укытучылар: «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Хәбибуллин Илнур Рафак улы, «Россельхозбанк» АҖ микробизнесның клиентлар белән эшләү бүлеге башлыгы Хәбибуллин Ленар Рамил улы, «РИВЦ» АҖ маркетинг бүлеге җитәкчесе Павлова Елена Александровна һ.б.. Булачак фермерлар дәресләрдә брендлау, үз продукцияләрен алга этәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм өйрәнделәр, продукцияне һәм брендингны алга этәрү планнарын эшләделәр (реклама, сатуны стимуллаштыру, шәхси сату, җәмәгатьчелек белән элемтә). Практикумнарда продукцияне алга этәрү ысулларын сайлау һәм нәтиҗәле реклама продуктларын булдыру мәсьәләләрен өйрәнделәр, үз платформалары буенча онлайн мастер-классларда катнаштылар.

Алга таба укулар сөт-ит терлекчелеге һәм кошчылык юнәлешләре буенча группаларда узачак, һәм бу юнәлешләр буенча эшләүче фермер хуҗалыкларында һәм кулланучылар эшкәртү кооперативларында күчмә дәресләр узачак. Эшләүче җитештерүчеләрнең-тыңлаучыларның мәнфәгатьләреннән чыгып, дәресләр бер үк вакытта онлайн һәм оффлайн форматта оештырылды.