«Фермер мәктәбе» проекты кысаларында фермер хуҗалыкларына күчмә практик дәресләр дәвам итә

Эре мөгезле яшь терлекләрне тоту, карау, ашату мәсьәләләрен өйрәнү белән Татарстанда «Фермер мәктәбе» проекты тыңлаучыларының гамәли күчмә дәресләре циклы дәвам итте. Хәзер икенче төркем укучылары Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында Зарипов Гафур Борһан улы крестьян-фермер хуҗалыгында тәҗрибә алалар.

Предприятие сыер ите җитештерү белән шөгыльләнә. КФХ башлыгы Гафур Зарипов җитештерү биналары һәм үзенең машина-трактор паркы буйлап экскурсия үткәрде, шулай ук заманча авыл хуҗалыгы техникасының ничек эшләвен һәм терлек азыгы әзерләү процессын күрсәтте.

“Нигездә үзебез җитештергән азыкны кулланабыз. Моның өчен махсус 850 га мәйданда терлек азыгы культурасын үстерәбез”, – диде Гафур Зарипов.