«Фермер мәктәбе» проекты кысаларында фермер хуҗалыкларына күчмә практик дәресләр тәмамланды

Россельхозбанк АҖ финанславы һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Казан ДАУ базасында гамәлгә ашырыла торган «Фермер мәктәбе» проекты буенча уку планында каралган гамәли дәресләр циклы ахырына якынлашты. Әйтик, 13 апрельдә сөт-ит терлекчелеге юнәлеше буенча икенче төркем тыңлаучылары сөт җитештерү белән шөгыльләнүче Латыпова Минсинә Минзариф кызы крестьян-фермер хуҗалыгында роботлаштырылган фермада булдылар.

Эшчәнлекнең төп төре – эре мөгезле терлек үрчетү, сөт җитештерү (01.41).

КФХ башлыгы Минсинә Минзариф кызы һәм аның тормыш иптәше Ленар Исмәгыйль улы белгечлек буенча ветеринария табиблары. Шуңа күрә үз эшенең барлык нечкәлекләрен беләләр. 2013 елда Минсинә Минзариф кызы терлекчелек фермасын үстерү өчен грант отты. М.М. Латыйпова авыл хуҗалыгында шундый уңышларга ирешергә дәүләт ярдәм итте, ди. 2017 елда алар «иң яхшы сөт фермасы» конкурсында 200 башка кадәр номинациядә 2 нче урынны алып, илнең иң яхшы фермерлары исемлегенә керделәр. Бүләкләү Мәскәүдә АККОРның XXVIII съездында узды.

Ленар Исмәгыйль улы «Фермер мәктәбе» проекты тыңлаучыларына фермер хуҗалыгын булдыру, гаилә бизнесын алып бару тарихы, сөт терлекчелеген булдыру буенча бизнес-проектны гамәлгә ашыруның беренче чорлары турында сөйләде, җитештерү мәйданчыклары белән таныштырды. Булачак фермерлар сөт терлекләрен тоту, ашату һәм карау технологияләре турында мәгълүматны кызыксынып тыңладылар. Шулай ук аларны ашату, аларга рационнар төзү, төрле технологик төркемнәр төзү, шулай ук сөт терлекләрен үрчетү, ясалма орлыкландыруны оештыру мәсьәләләре дә күтәрелде. Бигрәк тә сыер саву роботларының эшен күзәтү кызыклы булды, чөнки бу фермада машина белән сыер саву операторлары юк иде. Сыер саву процессын ике робот башкара. Фермада 140 башка исәпләнгән, ирле-хатынлы Латыйповлардан тыш, нибары ике механизатор эшли, алар азык өләшү һәм басуларны чистарту белән шөгыльләнә. Фермер хуҗалыгы үзе җитештергән терлек азыгын куллана, шулай ук җир җитмәү сәбәпле, башка авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән җитәрлек азык сатып алырга мәҗбүр. Киләчәктә бу мәсьәләне хәл итү планлаштырыла. Латыйповлар гаиләсе шулай ук «Россельхозбанк» АҖ рәхмәт сүзләре белән билгеләп үттеләр. Банк аларга шундый зур проектны гамәлгә ашырырга кредитлар белән ярдәм иткән.

М.М. Латыйпованың роботлаштырылган фермасына баруы «Фермер мәктәбе» проектын тыңлаучыларның үз бизнесларын булдыру теләген тагы да көчәйтте һәм аларны үз бизнесларында заманча югары технологияләрдән файдаланырга да рухландырды. Дәресләрдә шулай ук «сыер савучылар» роботларны эшләүче компания вәкиле дә катнашты һәм тыңлаучыларның  күпсанлы сорауларына җавап бирде.