“Фермер мәктәбе” укыту проектын ачу

2021 елның 22 октябрендә  “Фермер мәктәбе” укыту проектын ачу тантанасы булды. Программаны Россельхозбанк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Казан дәүләт аграр университеты базасында гамәлгә ашыра.

Чараны видео мөрәҗәгать белән “Россельхозбанк” АҖ идарәсе рәисе Борис Листов һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев ачып җибәрделәр.

Сәламләү сүзе белән «Казан дәүләт аграр университеты» ЮҺБ ФДБМУ ректоры Айрат Вәлиев, «Россельхозбанк» АҖнең Татарстан бүлеге җитәкчесе Ләлә Кудермәтова, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, беренче агым чыгарылыш сыйныф укучысы, «Павлов А.Е» крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Александр Павлов һәм “Актаныш технология техникумы” ДАҺБУ җитәкчесе Ландыш Шәмсунова чыгыш ясадылар.

“Фермер мәктәбе” проекты яңа финанс яктан тотрыклы һәм рентабельле фермер хуҗалыклары булдыруга ярдәм итүгә, инде гамәлдә булган нәтиҗәлелекне күтәрүгә, агросәнәгать комплексында бизнес алып баруның иң яхшы тәҗрибәләрен үстерүгә һәм алга этәрүгә юнәлдерелгән.

Дәресләр рентабельле фермер хуҗалыгын алып бару алымнарына, финанс грамоталылыкны арттыруга һәм төгәл  юнәлешләр буенча гамәли күнекмәләр алуга юнәлдерелгән. Эре бизнесның төбәк вәкилләре, фермерлык амбассадорлары, күп еллар дәвамында регионда үзен таныткан уңыш тарихлары белән фикер алышу лидерлары үз белемнәре белән уртаклашачак. Шулай ук агросәнәгать комплексының алдынгы предприятиеләрендә һәм Татарстанның иң яхшы фермер хуҗалыкларында стажировка узу, программада катнашучыларны алга таба озата бару һәм аларга ярдәм итү чаралары каралган.

Укулар йомгаклары буенча “Фермер мәктәбен” тәмамлаучылар, эксперт җәмәгатьчелеге каршындагы чыгарылыш квалификация эшләрен яклап, үз фермер хуҗалыгын үстерү буенча бизнес-планны эшләячәкләр һәм агростартаплар алу, инвесторларны җәлеп итү яки кече бизнеска ярдәм итү буенча дәүләт грантларын алу өчен билгеләнгән үрнәктәге диплом алачаклар.

“Яшь фермер мәктәбе” –яшьләрдә фермерлар өчен кирәкле күнекмәләрне һәм компетенцияләрне үстерергә мөмкинлек бирә торган проект, шуңа күрә әлеге тәҗрибәне башка техникумнарга да таратырга кирәк”, — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.