«Фермер мәктәпләре» проектының күчмә дәресләре республика районнарында уза

Бу атнада «Фермер мәктәбе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Атчылык» юнәлеше буенча тыңлаучылар Гыйниятуллин С. Ш. исемендәге «Племрепродуктор» (Нәсел репродукторы) ҖЧҖендә (җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә)  булдылар. Хуҗалык Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районы территориясендә урнашкан. Эшчәнлекнең төп юнәлеше – атчылык. Практик дәрес барышында укучылар әлеге хуҗалыкның эшчәнлеге белән таныштылар һәм бирелгән сорауларга квалификацияле җаваплар алдылар. Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак, диләр. Күчмә дәресләр кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының «Олы елга» АХКТИ(С)ЭКын (авыл хуҗалыгы кулланучылар-тәэмин итү (сәүдә) эшкәртү кооперативын), Татарстан Республикасы Лаеш районының «Зарипов Гафур Борһан улы» к(Ф)Хын, Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының Лотфуллина Кадрия Минетулла кызы «Каусар АХҖКын, Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районының «57 нче татар ат заводы» ҖЧҖендә булу планлаштырылган.