«Фермер мәктәпләре»ндә катнашучылар республиканың уңышлы эшкуарларында тәҗрибә туплауны дәвам итәләр

“Фермер мәктәбе”ндә практик дәресләр дәвам итә. Чираттагы укулар Лаеш районының “Кәүсәр” авыл хуҗалыгы тәэмин итү (сату) кулланучылар кооперативы базасында узды.

“Кошчылык” юнәлеше буенча катнашучылар «Кәүсәр» кооперативы тәҗрибәсен өйрәнделәр. Исегезгә төшерәбез, проект Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла. 2018 елда предприятие кош итен эшкәртү җайланмалары сатып алу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 30 млн.сум күләмендә грант алды. Җитештерелә торган продукциянең ассортименты шактый төрле:үрдәк итеннән казылыклар, сосискалар, паштетлар, каклаган һәм ысланган продукция һ.б.лар. Җитештерүдә ит эшкәртү буенча заманча система урнаштырылган, ә әзер продуктларны төрү процессы махсус җайланма ярдәмендә башкарыла.

Дәрес барышында кошларны йолкуның технологик процессына игътибар бирелде. «Бу процедура бик авыр һәм ул шактый вакытны ала, мин моны кош-корт үстерүче фермер буларак әйтәм. Әмма монда, заманча һәм экологик методика ярдәмендә, ит әзерләүнең бу этабы шактый тиз һәм нәтиҗәле бара, бу гаҗәпләнерлек һәм соклану уята», – дип, үз тәэсирләре белән уртаклашты «Фермер мәктәбе»ндә катнашучы Татьяна Кирова.

Очрашу кысаларында катнашучылар кошларны беренчел эшкәртү, ашату һәм авыл хуҗалыгы кошларының төрле төрләре өчен рационнар төзү технологиясен өйрәнделәр.

Очрашу ахырында, төшке аш табыны артында (сүз уңаеннан, бик тәмле итеп әзерләнгән), тыңлаучылар шулай ук кооперативның үз җитештергән продукциясен татып карадылар һәм тәэсирләре белән, шулай ук бизнес-контактлар белән уртаклаштылар. Бу фермер хуҗалыкларының алга таба хезмәттәшлегенә һәм Татарстан Республикасының кулланучылар кооперациясе системасында аларның үсешенә ярдәм итәр дип ышанабыз.

Translate