ГМУ студенты финалда

«Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча дүртенче курс студенты Быков Наил Татарстан Республикасының террорчылыкка каршы комиссия җитәкчесенең яшьләр киңәшчесе вазыйфасына финалга чыкты.

«Вектор» программасы кысаларында Татарстан Республикасының террорчылыкка каршы комиссиясе җитәкчесенең яшьләр ярдәмчеләре вазифасына конкурс финалистларының күчмә чарасы узды. Чара Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы музеенда узды. Катнашучыларга Министрлык тарихына экскурсия үткәрелде, төрле бүлекчәләрнең эше, экстремизмны профилактикалау өлкәсендә эш алымнары һәм механизмнары турында сөйләделәр, экспонатлар белән таныштырдылар.

Яшьләр ярдәмчеләре конкурсы – экстремистик күренешләрне профилактикалау буенча лидерлар командасына сайлап алу. Конкурста җиңүчеләргә Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчеләре статусы беркетеләчәк.