«Горизонты событий»: Григорий Гуров һәм Дамир Фәттахов Бөтенроссия НЛСК слетында катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр

21-27 сентябрьдә Казанда студентлар клублары милли лигасының Бөтенроссия слеты уза. Студентлар клублары милли лигасының Бөтенроссия слетының беренче белем бирү көне эшлекле программа белән ачылды, аның кысаларында «Горизонты событий» циклының планлаштырылган дүрт медиаочрашуның беренчесе булды. Анда яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары, цифрлы трансформация өчен җаваплы Григорий Гуров һәм ТР Яшьләр эшләре буенча министр вазифаларын башкаручы Дамир Фәттахов катнашты. Очрашуның модераторы – телерадиотапшырулар алып баручы Влад Портнов. Дискуссиядә катнашучылар пандемия темасын дачитләтеп узмады. Дамир Фәттахов сүзләренә караганда, яшь буын өчен пандемия беренче глобаль сынау булды. Яшьләр хәрәкәт иреген чикләү шартларында дөньядагы үзгәрешләргә ничек әзер булырга кирәклеге турында уйланды. «Күбесе онлайн режимда эшли башлады. Бүген инде күп кенә бизнес вәкилләре дә гадәти эш форматына күчәргә ашыкмый. Алар читтән торып эшләү өстенлекләрен аңладылар», – дип билгеләп үтте ул. Григорий Гуров, үз чиратында, болай дип ассызыклады: «Бүген тирәбездә хезмәт күрсәтү төрләре һәм форматлары бик тиз үзгәрә. Яңа һөнәрләр үсә. Күп процесслар цифрлаштырыла. Чаралар ешрак онлайн форматта уза. Әмма аудиторияне цифрлы мохиттә ничек саклап калырга? Пандемия күрсәткәнчә, без даими рәвештә трансформация мөмкинлеге булганда гына үсәбез». Очрашуда катнашучылар төбәкләрдә яшьләр парламентлары эше буенча үз кейслары белән уртаклаштылар, яшьләр берләшмәләренең уңышлы эшчәнлеге инструментларын билгеләделәр. «Әгәр без яшьләргә үз-үзләрен тормышка ашыру өчен күбрәк мөмкинлекләр булдырырга телибез икән, түрәләргә менторлык позициясенә түгел, ә партнерлык коммуникациясенә таба адымнар ясарга кирәк. Бары тик диалог ярдәмендә генә без яши, эшли, үзебезне тормышка ашыра торган мохитнең нәтиҗәле үсеше мөмкин,- дип билгеләп үтте Дамир Фәттахов. Онлайн-катнашучыларга да экспертларга сораулар бирү мөмкинлеге бирелде. Россия Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары студентлар сораганнан соң, Россия төбәкләрендә НЛСК базаларын ачу планлаштырыламы дигән сорауга җавап бирде. Григорий Гуров, әгәр студентлар берләшмәсе бу кирәклекне хәл итсә, алдынгы төбәк университетлары базасында мондый инициативаны хупларга әзер булуын белдерде. Студентлар клубларының милли лигасы – «Мәгариф» милли проекты кысаларында Россия Федерациясе Президенты Указы бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән «социаль активлык» федераль проекты кысаларында оештырыла торган эко-тирәлек. Бөтенроссия слетын оештыручылар – яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм ТР Хөкүмәте. Форумны оештыру һәм үткәрү өчен ресурс яшьләр үзәге, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан дәүләт энергетика университеты җавап бирә. Слетның икенче көне турында видеороликка сылтама: https://vk.com/video-160714800_456239172