Халыкара фәнни-гамәли конференция “Цифрлы икътисад шартларында бухгалтерлык исәбен һәм аудитын үстерү”

2021 елның 25 маенда «Цифрлы икътисад шартларында бухгалтерлык исәбен һәм аудитын үстерү» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе булды.

Әлеге конференция икътисад институтының 60 еллыгына һәм Казан ДАУна нигез салуга 100 ел тулуга багышланган.

Конференцияне Казан ДАУның бухгалтерлык исәбе һәм аудит кафедрасы оештыра.

Конференциянең оештыручылары: Университет Вагиненгин (Нидерланд) – икътисад профессоры Вим Хайманна; табигый фәннәр Варшавский университеты – профессор Эдвард Войцех Маевкси; Калифорния халыкара консалтинг компаниясе – профессор Лазло Карпати; Янки Купала исемендәге Гродненск дәүләт университеты – доцент Тарасова Людмила Станиславовна; Л. Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты – доцент Сембиева Ляззәт Мыктыбек кызы; «Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты» ЮҺББ ФДБМУның Төньяк-Кавказ институты (филиалы) профессор Алибеков Шаһизин Илметдин улы.

Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Казан ДАУның укыту-тәрбия эшләре буенча проректоры, техник фәннәр кандидаты, доцент Дмитриев Андрей Владимирович; Казан ДАУның фәнни-инновация эшчәнлеге белән идарә итү башлыгы, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Кәлимуллин Марат Нәҗип улы; Казан ДАУның икътисад институты директоры, икътисад фәннәре кандидаты, доцент Низаметдинов Марат Мингали улы; бухгалтерлык исәбе һәм аудит кафедрасы мөдире, икътисад фәннәре докторы, Казан ДАУ профессоры Клычова Гүзәлия Салих кызы мөрәҗәгать иттеләр. Аннары докладлар тыңланылды. Конференция эше секцияләр буенча дәвам итте. Чыгыш ясаучыларның докладлары, нигездә, цифрлы икътисад шартларында бухгалтерлык исәбен һәм аудитын үстерүгә багышланган иде. Конференция нәтиҗәләре буенча дипломнар, рәхмәт хатлары һәм катнашучы сертификатлары тапшырылды.