Хезмәткә һәм оборонага әзер!

25 сентябрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының V фестивале узды.

Казан ДАУның «Физик тәрбия» кафедрасының өлкән укытучысы Ишмөхәммәтова Наилә Фәрит кызы җитәкчелегендә җыелма командасы актив катнашты.

Сынау нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләр:

– Талаков Станислав (Б201-05 төркеме);

– Козерук Полинада (Б401-02 төркеме) булды.