Хисап-сайлау конференциясе

2021 елның 12 ноябрендә Казан дәүләт аграр университетының актлар залында хисап-сайлау конференциясе узды.

Чарада 97 делегат катнашты. Көн тәртибе үз эченә түбәндәге пунктларны алды:

1. Хисап-сайлау конференциясен ачу;

2. Студентлар советы конференциясенең эш органнары составын раслау;

3. Конференцияне үткәрү регламентын һәм тәртибен раслау;

4. Югары уку йортының студентлар советы рәисен сайлау.

Очрашуда Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев, «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Руфат Кыямов, укыту-тәрбия эшләре проректоры Андрей Дмитриев, оештыру-тәрбия эшләре идарә башлыгы Әнәс Мостафин, яшьләр белән эшләү бүлеге начальнигы Раил Хөсәенов катнашты.

Рәис вазыйфасына 2 кандидат тәкъдим ителде: Бислан Динисламов һәм Ксения Малыхина.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Казан ДАУ студентлар Советының яңа рәисе итеп Малыхина Ксения — механикалаштыру һәм техник сервис институтының 4 курс студенты булды.

Котлыйбыз һәм яңа вазыйфада уңышлар телибез!