Иң яхшы фәнни эшкә Бөтенроссия конкурсының икенче этабы

2021 елның 14-15 апрелендә Казан ДАУнда 2021 елда РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының студентлары, аспирантлары һәм яшь галимнәре арасында иң яхшы фәнни эшкә Бөтенроссия конкурсының Идел буе федераль округы буенча «Менеджмент», «Икътисад», «Икътисад фәннәре» номинацияләре буенча икенче этабы узды.

“Менеджмент” номинациясендә конкурс нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган түбәндәге катнашучыларны Бөтенроссия конкурсының өченче этабына җибәрергә дигән карар кабул ителде:

  1. Айнутдинова Илсөяр Мөнир кызы. Кече агробизнесны үстерү нигезендә диверсификацияләү процесслары белән идарә итү, Казан ДАУ.
  2. Бадашин Максим Сергеевич. Төбәкнең авыл хуҗалыгында кече бизнесны үстерү, П.А. Столыпин исемендәге Ульяновск ДАУ.
  3. Корзатых Евгения Алексеевна. Авыл хуҗалыгында кече эшкуарлыкны үстерү проблемалары һәм перспективалары (Киров өлкәсе мисалында), Вятка ДАТУ.
  4. Фәйзрахманов Рәүф Илдар улы. Пандемия шартларында агропродукцияне алга сөрүнең цифрлы технологияләрен үстерү, Пермь ДАТУ.
  5. Хлебнова Виктория Юрьевна. Ит эшкәртү предприятиесенең нәтиҗәлелеген арттыру коралы буларак сакчыл җитештерү (Саратов өлкәсе мисалында), Н.И. Вавилов исемендәге Саратов ДАУ.

«Икътисад» номинациясендә конкурс нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган түбәндәге катнашучыларны Бөтенроссия конкурсының өченче этабына җибәрергә дигән карар кабул ителде:

  1. Миниәхмәтов Артур Дамир улы. Башкортостан Республикасында ат үрчетүнең милли продуктларын җитештерүне үстерүнең икътисадый нәтиҗәлелеге, Башкорт ДАУ.
  2. Бакаева Диләрә Ринат кызы. Сөт-товар җитештерүендә селекция эшенең икътисадый нәтиҗәлелеге, Самара ДАУ.
  3. Пузырева Марина Андреевна. Оренбург өлкәсендә җитештерүчеләр категорияләре буенча авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә структур алга китешләргә икътисадый-статистик анализ, Оренбург ДАУ.
  4. Сәгъдиева Энҗе Мәннур ызы. Авыл хуҗалыгы оешмаларында хисап формалаштыру һәм кеше капиталына инвестицияләрне анализлау. Казан ДАУ.
  5. Утина Анастасия Владимировна. Әйләнештәге чаралар: теоретик аспектлар һәм аларны куллануның нәтиҗәлелеген анализлауга методик алымнар, Пенза ДАУ.

«Икътисад фәннәре» номинациясендә конкурс нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган түбәндәге катнашучыларны Бөтенроссия конкурсының өченче этабына җибәрергә дигән карар кабул ителде:

  1. Костина Ольга Сергеевна. Ульяновск өлкәсе авыл хуҗалыгы оешмаларында ашлык җитештерүнең икътисадый нәтиҗәлелеге, П.А. Столыпин исемендәге Ульяновск ДАУ.
  2. Ледяев Тимур Бәхтияр улы. Үсемлек компонентларыннан сырлар җитештерү перспективаларын нигезләү, Н.И. Вавилов исемендәге Саратов ДАУ.
  3. Павлова Елена Николаевна. Эшкуарлык университеты моделе һәм АПКда инновацияләр трансферы, Н.И. Вавилов исемендәге Саратов ДАУ.
  4. Расторгуева Анастасия Андреевна. Регионда авыл хуҗалыгының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру, П.А. Столыпин исемендәге Ульяновск ДАУ.