Идел буе федераль округында «Гүзәллек технологияләре»
Идел буе федераль округы яшьләре цифрлы технологияләр аша үзләренең иҗади потенциалларын күрсәтү һәм экспертларга креатив индустрия һәм цифрлы сәнгать өлкәсендә үз проектларын тәкъдим итү мөмкинлеге алдылар.
17-19 декабрьдә Пермь шәһәрендә 16-30 яшьләрдәге яшьләр өчен «Гүзәллек технологияләре»дип аталган округ сынлы сәнгать мәктәбе узачак. Бер мәйданчыкта цифрлы технологияләр белән мавыгучы студентлар һәм яшь кешеләр, шулай ук цифрлы технологияләр кулланып сәнгать һәм креатив индустрия өлкәсендә проектлар эшләргә өйрәнү максатыннан иҗат һәм digital һөнәрләре вәкилләре җыелачак. Өч көн дәвамында балалар белән IT һәм Digital Art өлкәсендә тәҗрибәле белгечләр эшләячәк.
Округ мәктәпләре яшьләргә традицион иҗатны кабул итү чикләрен киңәйтергә, иҗади потенциалны һәм мөмкинлекләрне үстерергә ярдәм итәчәк. Чараның нәтиҗәсе буларак, катнашучыларның алдагы үсеш һәм масштаблаштыруга әзер булган йомгаклау проектлары торачак. Илнең һәр федераль округында барлыгы 8 округ мәктәбе үткәрү планлаштырылган.
Округ мәктәбен оештыручы булып «Инновацион үсеш агентлыгы» тора. Чара Мәдәни инициативалар Президент фонды һәм Пермь краеның туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы ярдәмендщ үткәрелә.
Катнашырга теләүче 16-30 яшьтә булган яшьләр проект сайтында www.digitalart2021.ru , тиешле федераль округны сайлап алып, теркәлә ала.
Чара барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү белән үткәрелә.
Башка шәһәрләрдән килгән катнашучыларга яшәү шартлары бирелә. Чит шәһәрләрдән килгән катнашучыларга үзләре белән чарага кадәр өч көн калганда QR код яки тискәре (ПЦР) тест булырга тиеш.