Игътибар конкурс!

Укучыларны коррупциягә каршы юнәлештәге иң яхшы иҗади материаллар эшләүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Перезагрузка» югары уку йортлары арасында коррупциягә каршы проектлар конкурсында катнашырга чакырабыз.

Сайлап алу этабы материалларын 2020 елның 20 декабренә кадәр тапшырырга кирәк.

Әлеге чараның инициаторы – Татарстан Республикасы прокуратурасы.

Чара үткәрү максаты – Татарстан Республикасы студентларын дәүләтнең коррупциягә каршы сәясәте мәсьәләләренә җәлеп итү, актив тормыш позициясе һәм коррупциягә түземсезлек формалаштыру.

Социаль проектлар түбәндәге юнәлешләр кысаларында тәкъдим ителә:

• «Коррупция – СТОП»

• «Нәрсә ул коррупция һәм аңа ничек каршы торырга?»

• “Коррупциясез яшәргә хокукым бар»

Конкурс буенча тулырак мәгълүмат кушымтада урнаштырылган.

Катнаш! Коррупциягә каршы бергәләп көрәшик!

prilozhenie-1 Скачать