II Халыкара фәнни-гамәли конференциягә чакырабыз

«Үсемлекчелектә биопрепаратлар ясау өчен микроорганизмнарның ясалма консорциумнарын конструкцияләүнең генетик технологиясе» программасын гамәлгә ашыру кысаларында 28-29 ноябрьдә Казан ДАУның агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтында «Хәзерге игенчелектә биологик препаратлар һәм биологизация алымнары»II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

🔍 катнашырга чакырылалар:

• Югары уку йортларының фәнни-педагогик хезмәткәрләре

• Фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре

• Галимнәр

• Аспирантлар, соискательләр, докторантлар

• Студентлар (фәнни җитәкче белән авторлыкта гына)

📚 конференция материаллары фәнни мәкаләләр җыентыгы формасында бастырылачак

📅катнашуга гаризалар 2024 елның 10 ноябренә кадәр кабул ителә.

Үзегезнең тикшеренүләрегез белән уртаклашу һәм биологик препаратлар һәм игенчелекне биологияләштерү өлкәсендәге өр-яңа казанышлар турында белү мөмкинлеген кулдан упкындырмагыз!

Translate