Икътисад Институтының «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше студентлары Татарстан Республикасы Дәүләт Советында булып кайттылар

Дәүләт хакимияте органнарын барып күрү профильле юнәлешләрдәге студентларның белем бирү процессының мөһим элементы булып тора. Бу укучыларда дәүләт хезмәткәрләренең ничек эшләве, законнар ничек кабул ителүе, алар ничек үтәлә һәм булачак һөнәрнең нечкәлекләре турында күзаллауны формалаштырырга мөмкинлек бирә.

2020 елның 2 октябрендә икътисад Институтының «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше студентлары Татарстан Республикасы Дәүләт Советында булдылар. Экскурсоводлар студентларга республикада законнар чыгару эшчәнлеге тарихы турында сөйләделәр, китапханә һәм музей белән таныштырдылар.

Студентлар депутатлар кәнәфиләрендә утыра, тавыш бирү процедурасы һәм хакимият органы эшен оештыру үзенчәлекләре белән таныша алдылар. Аларны киләчәктә Совет комитетлары утырышларына килергә һәм өченче курста җитештерү практикасын узарга чакырдылар.

Дәүләт Советы аппаратына эләгү өчен, аның хезмәткәрләре студентларга «Кадрлар резервы»нда һәм башка махсус конкурсларда катнашырга тәкъдим итте. Экскурсияне өченче курс студенты, Татарстан Республикасы Яшьләр парламенты әгъзасы Шиһабетдинов Руслан һәм идарә кафедрасы укытучысы Сафиуллин Нияз Азатович оештырды.