«Илһамлы яшьлек» концерты
28 февраль көнне Казан дәүләт аграр университеты актлар залында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең талантлы, яшь артистлары «Илһамлы яшьлек» концерты белән чыгыш ясадылар. Әлеге проект белән алар Казаннан тыш, Татарстан Республикасының бик күп районнарында булырга өлгерделәр инде. Анда җырчылар – Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов, төрле конкурслар лауреатлары: Илгиз Шәйхразыев, Зәринә Хәсәншина, Илгиз Мөхетдинов, Илүсә Хуҗина, Алмас Хөсәенов, баянчы Ильяс Шәрипов катнашалар. Алар яшь буын тамашачысы: мәктәп укучылары, студентлар алдында да Пушкин картасы кысаларында да чыгыш ясыйлар. Концертларны оештыру җитәкчесе, Татарстанның халык
артисты, җырчы Вил Усманов концертта мәшһүр җырчыларыбыз – Илһам Шакиров, Әлфия Авзалованың иҗатлары хакында искә алып үтте, сәхнә экранында аларның фотолары күрсәтелде, язмалары яңгырады. «Илһамлы яшьлек» концерт проекты уңышлы һәм дәвамлы булсын!