«Инженерлык фәннәренең заманча бурычлары»III Халыкара Косыгин форумы

Казан дәүләт аграр университетының икенче курс студенты Капитолина Семагина (гр. Б 301-01) 2021 елның 20-21 октябрендә Мәскәүдә РДУда узган «Инженерлык фәннәренең заманча бурычлары» III Халыкара Косыгин форумында катнашты.

Форумның төп максаты – җитештерү фәнен берләштерү, яшь теоретиклар һәм практиклар үз проектлары турында ачыктан-ачык фикер алыша алырлык мәйданчык булдыру. Форум Россия Фәннәр академиясе, Россия фәнни һәм инженерлык иҗтимагый берләшмәләре берлеге белән партнерлыкта, Д.И.Менделеев исемендәге Россия химия җәмгыяте,  Россия инженерлык Академиясе катнашында узды.

Форумда Россиянең төрле төбәкләреннән 40тан артык катнашучы, шулай ук Кытайдан килгән студентлар төркеме үз проектларын тәкъдим итте. Капитолина Семагина форумда «Татарстан Республикасында сусыз аммиакны ашлама сыйфатында куллану перспективалары» проектын тәкъдим итте, ул жюри тарафыннан билгеләнеп үтелде һәм студент кызны 2022 елның язында узачак онлайн конференциядә катнашырга чакырдылар. Әлеге проектның фәнни җитәкчесе – фәлсәфә һәм хокук кафедрасы доценты Пинаева Дарья Алексеевна.

Капитолинга киләчәктә дә укуларында уңышлар һәм яңа фәнни нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез.