Ир-ат командалары арасында Татарстан Республикасы Студентлар баскетбол лигасы IX чемпионаты

2022 елның 23-25 мартында Казан дәүләт аграр университетының спорт залында ир-ат командалары арасында Татарстан Республикасы Студентлар баскетбол лигасының 6 нчы чемпионатының финалы узды.

Казан ДАУ баскетбол ир-атлар җыелма командасы 1 урынны яулады. «Иң яхшы сакчы» исемле шәхси бүләкне механизация һәм техник сервис институтының 1нче курс магистры Капустин Денис алды, ә шул ук институтның 4нче курс студенты Нуриев Артур MVP (иң кыйммәтле уенчы) бүләген алды.

Translate