«Итил» спорт комплексында 2020 елның 28 октябреннән 4 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Студентлар баскетбол лигасының зональ ярышлары узды

«Итил» спорт комплексында 2020 елның 28 октябреннән 4 ноябренә кадәр ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Татарстан Республикасы Студентлар баскетбол лигасының зональ ярышлары узды. Ярышларда 6 ир-ат һәм 6 хатын-кыз командасы катнашты. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Казан зонасында ике команда да финал өлешенә узды, ул 2021 елның мартында узачак. Казан дәүләт аграр университетының ир-атлар җыелма командасы – беренче, ә хатын-кызлар командасы икенче урынны яулады.

Спортчыларыбызны бу уңышлары белән котлыйбыз һәм ярышларның финал өлешендә уңышлар телибез.