IV Бөтенроссия көрәш сәнгате студентлар Уеннары
2021 елның 29, 30, 31 октябрендә Татарстан Республикасы спорт министрлыгы һәм Россия көрәш сәнгате берлеге ярдәме белән Тулпар спорт комплексында IV Бөтенроссия көрәш сәнгате студентлар Уеннары Идел буе федераль округы (ИФО) этабы узды. Уеннарны ачу тантанасына визит белән Россия көрәш сәнгате берлеге Башкарма директоры Габбасов Рамил Габдрәүф улы килде. Уеннар нәтиҗәләре буенча Мәскәүдәге финал уеннарында катнашу өчен Идел буе федераль округы җыелма командасы формалаштырылды.