Июнь аенда “Фән, техника һәм инновацион технологияләрне үстерү” халыкара онлайн-конференциясе узачак

12-13 июньдә Ашхабадта Төркмәнстан бәйсезлегенең 30 еллык юбилее уңаеннан «Фән, техника һәм инновацион технологияләр үсеше» дигән онлайн форматта конференция узачак.

Конференциянең эш телләре: төркмән, инглиз һәм рус.

Тематик юнәлешләр:

– нанотехнологияләр, химия технологияләре, яңа материалларны өйрәнү, энергетика һәм техник фәннәр;

– биотехнология, молекуляр биология, авыл хуҗалыгы, экология һәм генетика;

– мәгълүмати һәм коммуникацион системалар, компьютер технологияләре;

– заманча медицина һәм дарулар җитештерү технологияләре;

– инновацион икътисад;

– гуманитар фәннәр.

Тематика конференциядә катнашучыларның тәкъдимнәре нигезендә тулыландырылырга мөмкин.

Бу онлайн конференциядә катнашу өчен чит илләрнең фәнни үзәкләре, институтлары һәм университетлары галимнәре һәм белгечләре чакырыла. Конференция турында тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган: http://science.gov.tm.

Конференциядә катнашу өчен гаризаны 15 апрельгә кадәр түбәндәге электрон почта адресларына тапшырырга кирәк: conference.tkm.june2021@gmail.comconference.tkm.june2021@science.gov.tm