Көрәш

2020 елның 13-15 мартында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең спорт залында Татарстан Республикасы югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында «Көрәш» буенча ярышлар узды. Ярышларда республиканың 10 югары уку йортыннан спортчылар катнашты. Җиңүчеләрне тугыз авырлык категориясендә билгеләделәр.

Икенче төркем арасында гомумкоманда зачетында КДАУ спортчылары җиңүче булды, көмеш медальләрне КДВМА студентлары алды, өченче урынны Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты студентлары алды.