Көрәш буенча ТР югары белем бирү оешмалары Спартакиадасында җиңү
2022 нче елның 16 нчы апрелендә Идел буе дәүләт университетының физик культура, спорт һәм туризм спорт залында Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмалары арасында Көрәш ярышлары узды.
Студентлар Сәлахетдинов Рамил Б281-03 90кг авырлык категориясендә 1 урын, Галиев Нәфис г. М191-04 100кг авырлык категориясендә 1 урын алды.
Спортчыларыбызны котлыйбыз! Киләчәктә дә спортта һәм укуда уңышлар телибез!