Кадерле укытучылар һәм хезмәткәрләр, студентлар һәм аспирантлар, Казан ДАУ ветераннары!

Барыгызны да якынлашып килүче яңа 2020 ел белән ихлас күңелдән котлыйм. Хезмәтегез һәм фәнни уңышларыгыз, туган вузга тугры булуыгыз, ярдәмегез, университет тормышын кызыклырак итәргә омтылуыгыз өчен ихластан рәхмәт белдерәм!

Узып баручы ел безнең барыбыз өчен дә сизелерлек нәтиҗәләр биргән вакыт булды. Без агрономия факультетының 100 еллык юбилеен лаеклы каршыладык, яңа махсус укыту-демонстрация сыйныфлары һәм агрономия факультеты тарихы музее ачтык. Безнең укытучылар һәм студентлар дәрәҗәле конференцияләрдә, форумнарда, фестивальләрдә, конкурсларда һәм ярышларда уңышлы катнашып, җиңүчеләр булдылар.

Яңа 2020 ел нәтиҗәле булыр, без традицияләребезне сакларбыз һәм арттырырбыз дип ышанам. Билгеләнгән планнарны тормышка ашыру буенча килешенгән эшебез фәнни-мәгариф өлкәсен модернизацияләүгә, белем дәрәҗәсенә нигезләнгән Татарстан Республикасы һәм Россиянең конкурентлыкка сәләтле АПКын формалаштыруга лаеклы өлеш кертәчәк.

Бу бәйрәм һәркем өчен җылылык һәм ихласлык белән тулып торсын, үзенә яңа мөмкинлекләр, уңышлар китерсен. Хезмәт коллективы бу иң яраткан бәйрәмне дустанә атмосферада һәм бердәмлектә каршылый дип ышанам.

Сезгә чын күңелдән Яңа елда ныклы сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт, күңел тынычлыгы, оптимизм, иҗади ачышлар һәм илһам, яңа казанышлар һәм лаеклы бүләкләр телим!

Яңа ел котлы булсын!