Кайгы уртаклашу

Казан дәүләт аграр университеты җитәкчелеге һәм коллективы 67 нче яшендә ТР Көрәш федерациясе башкарма директоры Хәйруллин Равил Гарифулла улының вафат булуы турында хәбәр итә.

Равил Гарифулла улы армиядә хезмәт итеп, институтны тәмамлаганнан соң 1980 елда Арча районында эшли. 1998 елда ТР Балык Бистәсе районы администрациясен җитәкли. 2010 елның декабреннән Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма директоры булып эшли. Аның актив катнашуы белән Татарстанда спортның бу төрен үстерү программасы эшләнде һәм кабул ителде. ТР Президенты Указы белән милли көрәшне популярлаштыруга, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнде.

Равил Гарифулла улының туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Translate