Кайгыгызны уртаклашабыз

Казан ДАУ агрохимия һәм туфрак белеме кафедрасы профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган агрономы Таланов Иван Павловичның 2021 елның 2 февралендә вакытсыз вафат булуы сәбәпле, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Таланов И.П. – Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган агрономы, В.П. Мосолов исемендәге Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе премиясе лауреаты, «Казан дәүләт аграр университетын үстерүгә керткән өлеше өчен» медале, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мактау грамотасы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Таланов Иван Павлович – искиткеч галим һәм укытучы турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак.

Мәрхүм белән хушлашу 2 февральдә 12.30 сәгатьтә Сахаров урамы, 16йорт, 3 подъезд адресы буенча узачак.