“КАМАЗ” ААҖ вәкиллеге директорының Казан ДАУ-на эш визиты

2022 елның 4 февралендә Казан дәүләт аграр университетында вәкиллекнең директоры — «КАМАЗ» ААҖ-нең республика органнары белән хезмәттәшлек директоры Александр Ушенин белән очрашу булды.

Очрашу барышында студентларны «КАМАЗ» ААҖ предприятиесенә практик әзерләү, механикалаштыру һәм техник сервис институты базасында уку сыйныфын ачу һәм пилотсыз трактор буенча киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Шулай ук Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтында, Механикалаштыру һәм техник сервис институтында индустриаль партнерлар белән хезмәттәшлектә оештырылган гамәлдәге уку сыйныфлары белән танышу экскурсиясе үткәрелде.

Translate