“Кар Зиланты 2021” регби буенча Бөтенроссия студентлар фестивале

5 март көнне КАИ Олипм спорт комплексы территориясендә регби буенча «Кар Зиланты 2021» Бөтенроссия студентлар фестивале узды.

Ярышларда 9 ир-ат һәм 9 хатын-кыз командалары катнашты. Тренер Мостафина Әлфия Равил кызы җитәкчелегендә ир-атлар җыелма командасы 3 нче урынны яулады.

Котлыйбыз һәм киләчәктә дә укуда һәм спортта уңышлар телибез!