«Казан-2021» РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортлары арасында студентлар иҗаты VIII ачык фестиваленең ябылу тантанасы һәм гала-концерты

Идел буе дәүләт мәдәният һәм спорт университетында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының югары уку йортлары арасында «Казан-2021» VIII ачык студентлар иҗаты фестивален ябу тантанасы булды.

Оештыручылар – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, «Агро мәгариф» ассоциациясе һәм республиканың аграр югары уку йортлары. Фестиваль Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базасында узды. Иҗади ярышларда Россиянең 38 аграр югары уку йортыннан 500ләп кеше катнашты.

2 көн дәвамында студентлар җиде юнәлеш буенча үзләренең осталыкларын һәм талантларын күрсәттеләр:вокал, бию, театр, оригиналь жанр, журналистика һәм медиа.

Студентларны сәламләп, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов чыыш ясады.

“Бүген без студент яшьләребез фестиваленең өч көнлек эшенә йомгак ясыйбыз. Безнең югары уку йортлары студентлары иҗат ягыннан һәм оптимизм белән һәрвакыт аерылып тордылар. Сезгә нык сәламәтлек һәм һәрвакыт иҗади актив кешеләр булып калуыгызны телим”, – диде ул.

«Агрообразование» ассоциациясе җитәкчелеге исеменнән генераль директор Виктор Бердышев чыгыш ясады.

“Фестивальдә безнең Ассоциациянең күпчелек югары уку йортлары катнашуына мин бик шат. Мондый масштаблы чараны оештыручыларга һәм университет җитәкчеләренә зур рәхмәт әйтәсем килә. Сез тагын бер тапкыр безнең аграр югары уку йортларының үзешчән сәнгатьтә иң яхшылары булуын исбатладыгыз”, – дип билгеләп үтте ул.

Концерт программасы студентларның иң яхшы номерларын төзелгән иде. Тамашачылар хореографик чыгышлар, югары дәрәҗәдәге вокал номерлар, виртуоз композицияләрнең башкарылуын һәм башка мавыктыргыч тамашалар күрделәр. Һәр чыгышны сәхнәгә чыгару өчен гаять зур, авыр хезмәт куелган.

“Бу фестивальнең ярышлар уздыру өчен генә түгел, ә тәҗрибә уртаклашу өчен дә күпме талантлы кешеләрне җыйганын күз алдына да китереп булмый. Бу безнең мөмкинлекләрне үстерү өчен гаять зур мөмкинлек. Оештыручыларга рәхмәт”, – дип, үз кичерешләре белән уртаклаштылар конкурста катнашучылар.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының югары уку йортлары арасында “Казан-2021” VIII ачык студентлар иҗаты фестиваленең нәтиҗәләре:

Фестивальнең Гран-приын Саратов дәүләт аграр университеты алды.

 Гомумкоманда зачетында:

1 урында – Кубан дәүләт аграр университеты;

2  нче урынны Д.Н. Прянишников ис. Пермь дәүләт аграр-технология университеты, Түбән Новгород дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе һәм Башкорт дәүләт аграр университеты бүлештеләр;

3 урында – Алтай дәүләт аграр университеты.

Казан дәүләт аграр университеты студентлары арасында җиңүчеләр:

“ВОКАЛ” ЮНӘЛЕШЕ

Номинация:эстрада вокалы(Соло):

Тимур Закиров – 1 дәрәҗә лауреат

Самат Нургалиев – 2 дәрәҗә лауреат

Номинация:халык вокалы(Соло):

Рөстәм Насыйбуллин – 1 дәрәҗә лауреат

Чулпан Сафина – 1 дәрәҗә лауреат

“ТЕАТР” һәм “ОРИГИНАЛЬ ЖАНР” юнәлеше“

Номинация:нәфис сүз:

Никита Майоров – 2 дәрәҗә лауреат

“ХОРЕОГРАФИЯ” ЮНӘЛЕШЕ

Номинация:заманча биюләр(Ансамбль):

“Jogy crew” бию коллективы – 2 дәрәҗә лауреат

“ЖУРНАЛИСТИКА” ҺӘМ “МЕДИА” ЮНӘЛЕШЕ

Номинация: Видеорепортаж:

Арслан Хәмидуллин – 2 дәрәҗә лауреат

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан