«Казан-2021» VIII ачык студентлар иҗаты фестивален ачу тантанасы булды

Бүген Идел буе физик культура һәм спорт академиясендә Россия югары уку йортлары арасында «Казан-2021» VIII ачык студентлар иҗаты фестивален ачу тантанасы булды.

Оештыручылар – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, «Агро мәгариф» ассоциациясе һәм республиканың аграр югары уку йортлары. Фестиваль Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базасында узачак. Быел анда Россиянең 38 аграр югары уку йортыннан 500ләп кеше катнаша.

Фестивальнең максаты – әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм арттыру, иҗади сәләтләрне үстерү, студентларда актив гражданлык позициясен формалаштыру, шулай ук Россия Федерациясе субъектлары яшьләре арасында иҗтимагый, социаль һәм мәдәни элемтәләрне үстерү.

Чара Казанның 175 нче гимназиясе укучылары һәм укытучылары һәлак булу кайгысын уртаклашу йөзеннән бер минут тынлык белән башланып китте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров студентларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

“Казан – иң эре студентлар үзәкләренең берсе. Республикада иҗади һәм интеллектуаль потенциал зур, ә аларны тормышка ашыру мөмкинлекләре көннән-көн арта. Бу эштә аграр югары уку йортлары яшьләренең лаеклы урын алып торуы аеруча куандыра”, – дип билгеләп үтте ул.

Аграр югары уку йортлары администрациясе исеменнән ректорлар Айрат Вәлиев һәм Рөстәм Равилов чыгыш ясадылар. Үз чыгышлары барышында алар студентларның гадәти булмаган студентлар иҗаты фестивалендә катнашуларын һәм анда катнашуның җиңүдән дә мөһимрәк булуын билгеләп үттеләр.

“Сезнең һәрберегез бу фестивальдә үзен, үз хис-тойгыларын күрсәтә алсын, үз талантыгызны ача һәм тәҗрибә уртаклаша алсын иде”, – диделәр алар.

Людмила Евграфова – «Агро мәгариф» Ассоциациясе әгъзаларының спорт-массакүләм һәм тәрбия эшләре буенча үзара хезмәттәшлеген оештыру бүлеге башлыгы фестивальдә катнашучыларга Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Михаил Увайдов исеменнән сәламләү сүзләрен укыды һәм Казан ДАУ ректорына фестивальнең күчмә кубогын тапшырды.

Чара Татарстан башкаласының һәм Россиянең мәдәни күптөрлелеген күрсәткән музыкаль номерлар белән тәмамланды.

https://vk.com/agrofest21
https://www.instagram.com/agrofest21/?igshid=116d1i7ajwp03

(ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты буенча)