Казан дәүләт аграр университетында капиталь ремонт ясалган һәм үзгәртеп корылган заманча агрохимия һәм туфрак белеме лабораторияләрен ачу тантанасы булачак

2021 елның 20 октябрендә Казан дәүләт аграр университетында «Аммоний» АҖ һәм Казан ДАУ уртак проекты буенча гамәлгә ашырылган капиталь ремонт ясалган һәм үзгәртеп корылган агрохимия һәм туфрак белеме лабораторияләренең тантаналы ачылышы булачак.

«Аммоний» АҖ — Россиядә минераль ашламалар җитештерү буенча иң эре предприятиеләрнең берсе. «Аммоний» АҖнең җитештерү куәте-717 мең тонна аммиак, шул исәптән 233 мең тонна метанол, 717 мең тонна гранулалы карбамид, 450 мең тонна аммиак селитрасы һәм 360 мең тонна азот кислотасы. Предприятие продукциясе Россия Федерациясе территориясендә генә түгел, чит илләрдә дә киң танылган, ә сыйфаты иң яхшы дөнья стандартларына туры килә.

Бүген үз продукцияңне сату гына түгел, ә үз үрнәгең белән чыгарыла торган ашламаларның нәтиҗәлелеген исбатлау мөһим. Нәкъ менә шул максатлар өчен, шулай ук «Аммоний» АҖ продукциясен куллану технологияләрен эшләү өчен, «Аммоний агротехнологияләр» ҖЧҖнең заманча авыл хуҗалыгы предприятиесе булдырылган.

Әлеге заманча комплекс белән идарә итү, интенсив эш программасын үтәү өчен югары квалификацияле кадрлар кирәк. Аларны предприятиегә җәлеп итү, һөнәри һәм карьера үсеше өчен шартлар тудыру, ышанычлы социаль пакет белән тәэмин итү — төп бурыч. Әлеге максатларга ирешеп, «Аммоний» АҖ кадрлар белән тәэмин итү буенча кайбер проектларны тормышка ашыра. Быел предприятие Менделеевск районының 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбен үз канаты астына алды. Квалификацияне күтәрү, яңадан әзерләү һәм урта махсус һәм югары белем алу программалары актив тормышка ашырыла. Бүгенге көндә Казан милли тикшеренү технология университеты һәм «Аммоний» АҖ арасында килешү төзелде, аның кысаларында предприятие хезмәткәрләре тарафыннан югары белем алу мәсьәләләре карала.

Казан дәүләт аграр университеты белән хезмәттәшлек — предприятиегә югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итү өчен менә дигән мөмкинлек, ә аграр универнситетны тәмамлаучылар өчен – тотрыклы эш, социаль гарантияләр, «Аммоний» АҖ һәм «Аммоний агротехнологияләр» ҖЧҖ шикелле заманча предприятиеләрдә лаеклы хезмәт шартлары алу мөмкинлеге. Моннан тыш, заводта бүген Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән яшь егетләр һәм кызлар, төрле югары уку йортларын тәмамлап, уңышлы эшләп, карьера баскычыннан күтәреләләр һәм төп вазифаларны биләп торалар.

Заманча укыту базасын булдыру өчен, «Аммоний» АҖ, Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә, агрохимия лабораториясен, туфрак белеме лабораториясен капиталь ремонтлау һәм яңадан җиһазландыру проектын гамәлгә ашырды. Ремонт һәм җиһазлау өчен 6,7 млн. сумнан артык акча тотылган. Яңартылган һәм заманча җиһазлар белән җиһазландырылган лабораторияләрдә студентлар фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә һәм авыл хуҗалыгы химиясе өлкәсендә иң алдынгы проектларны гамәлгә ашыра алачаклар.

Translate