Казан дәүләт аграр университетында терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне узды
3 сентябрьдә Казан дәүләт аграр университетында университет студентлары Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппаратының баш киңәшчесе Зәйнуллин Руслан Рөстәм улы белән очрашты. Очрашу ел саен 3 сентябрьдә билгеләп үтелә торган терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чаралар кысаларында узды. Очрашуда катнашучылар лектор белән актив хезмәттәшлек иттеләр һәм терроризм идеологиясенә каршы тору белән бәйле күп кенә сораулар бирделәр.