Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты базасында экологик тәрбия һәм профориентация мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

10.06.2020 елда Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гафаров Р.Г. Казан ДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты базасында экологик тәрбия һәм һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә факультет деканы, доцент Пухачева л.ю., урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы мөдире профессор Мусин Х. Г., доцент Мөхәммәтшина А. Р., өлкән укытучы Гафиятов Р. Х., шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Ризванов И. А., Дәүләт Советы депутаты Шәмсетдинов А. И., РОО җитәкчеләре һәм шәһәрнең экологик үзәкләре вәкилләре катнашты.

Факультет вәкилләре киңәшмәдә катнашучыларны ябык грунтта урман һәм декоратив агач-куак токымнарының тәҗрибә участоклары белән, шулай ук Казан шәһәренең Совет районында урнашкан 230 нчы номерлы экологик профильле балалар бакчасы һәм 65 нче номерлы урман профильле балалар бакчаларының эш тәҗрибәсе белән таныштырдылар.

Объектларны киңәшмәгә әзерләүдә факультет студентлары Гобәйдуллин Ф., Хөснетдинов И. һәм Хөснуллин И. актив катнаштылар.