Казан дәүләт аграр университеты зур югалту кичерде

2019 елның 23 ноябрендә университетның өлкән укытучысы һәм ветераны Гайнанов Хаҗиб Сабир улы, ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1991), ТАССРның атказанган механизаторы (1981) вафат булды.

Хаҗиб Сабир улы Гайнанов 1931 елның 29 гыйнварында ТАССРның Лениногорск районы Урдала авылында туа. 1960 елда ул инженер-механик квалификациясе белән М.И. Калинин исемендәге Саратов авыл хуҗалыгын механикалаштыру институтын тәмамлый.

Гайнанов Х. С. Казан ДАУ 1965 елдан – ассистент, өлкән укытучы вазыйфасында, 1968 елдан – доцент вазыйфасында, 1968 елдан алып 1971 елга кадәр факультет деканы урынбасары вазыйфаларын башкара. Ә 1981 елның октябреннән – “Авыл хуҗалыгы машиналары” кафедрасы мөдире, профессор (1991) .  Х. С. Гайнанов университетта эшләгән еллар дәвамында туфракны эшкәртүне механикалаштыру һәм авыл хуҗалыгы культураларын чәчү, катнаш эш органнары белән машиналар һәм җайланмалар булдыру өлкәсендә фәнни тикшеренүләр уңышлы алып барды.  Аның тарафыннан 150дән артык фәнни һәм укыту-методик эш басылган, 30дан артык мөһим ачышлар эшләнгән, аларга автор таныклыгы алынган. Аның фәнни җитәкчелеге астында 10нан артык кандидатлык диссертациясе башкарылган һәм якланган.

Актив уйлап табу эшчәнлеге өчен ул ике тапкыр СССР ВДНХ бронза медаленә, ә авыл хуҗалыгы машиналары узелларын камилләштерү буенча хезмәтләре өчен РСФСР Дәүләт премиясенә (1990) лаек була. Х. С. Гайнанов фәнни эшләрне югары фәнни-педагогик дәрәҗәдә лекцияләр укып, педагогик эшчәнлек белән бергә алып бара. Университет һәм авыл хуҗалыгы фәне файдасына башкарган фидакарь хезмәте өчен Хаҗиб Сабир улы күп тапкырлар рәхмәт хатлары, мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Гайнанов Х. С. студентлар, хезмәттәшләре һәм университет хезмәткәрләре тарафыннан абруй һәм лаеклы хөрмәт казанды.

Күренекле галим һәм искиткеч укытучы, яхшы кеше һәм иптәш турындагы якты истәлек хезмәттәшләре һәм дусларының йөрәгендә мәңгегә калачак.

Казан ДАУ җитәкчелеге һәм хезмәт коллективы Гайнанов Х. С. гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.