Казан дәүләт аграр университетында Белем көне
1сентябрьдә Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды.
Чараны сәламләү сүзләре белән Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев ачып җибәрде, студентларга җиңел укуларын һәм барлык башлангычларда да уңышлар теләде.
Җыелган беренче курс студентларына сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбибов, «Россельхозбанк» АҖнең Татарстан филиалы директоры Ләлә Кудермәтова һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов мөрәҗәгать иттеләр.
Шулай ук югары курс студентларына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
“Авыл хуҗалыгы Татарстан Республикасында әйдәп баручы рольне алып тора, шуңа күрә Сез Казан дәүләт аграр университетына укырга кергәнсез, дөрес сайлау ясадыгыз. Бу милли традицияләрне саклый торган үзенчәлекле университет”, – дип билгеләп үтте Ләлә Кудерметова.