Казан дәүләт аграр университетында Россия студентлары көненә багышланган чара узды
25 гыйнварда Казан дәүләт аграр университетында Россия студентлары көненә багышланган чара узды.
Россиядә ел саен 25 гыйнварда бөтен ил Татьяна көнен билгеләп үтә, ул шулай ук Россия студентлары көне буларак билгеле. Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев университетның студентлар активы һәм өлкән төркемнәре белән очрашты. Котлау сүзләреннән соң, студентлар белем бирү программасы, студентлар тормышы һәм башкалар белән бәйле үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Шулай ук ректор вузның җәмәгать тормышында актив катнашкан студентларга Рәхмәт хатлары тапшырды.