Казан дәүләт аграр университетында сыйфатка бәйсез бәя бирелде

Казан дәүләт аграр университетында белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру сыйфатына (НОК) бәйсез бәяләү үткәрелде*. Бәяләү университет турында мәгълүматның ачыклыгы һәм һәркем өчен ачык булуы; белем бирү эшчәнлеге алып барыла торган шартларның уңайлылыгы; хезмәткәрләрнең игелеклелеге, әдәплелеге; университетның белем бирү эшчәнлеген алып бару шартлары белән канәгатьләнү, шулай ук инвалидлар өчен хезмәт күрсәтүнең һәркем өчен мөмкинлеге кебек гомуми критерийлар буенча үткәрелде. Безнең университет бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, сертификат алу шуны раслый.

* Белешмә өчен: «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 29.12.2012 ел, № 273-ФЗ Федераль законның 95.2 статьясы нигезендә,белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру сыйфатына  бәйсез бәяләү ( НОК) процедурасы Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет тарафыннан үткәрелә.

Translate