Казан дәүләт аграр университетында «Татарча диктант» акциясе узды

Бүген Казан дәүләт аграр университетында татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант»бөтендөнья белем бирү конкурсы узды. Анда Казан ДАУның барлык институтларыннан һәм факультетларыннан укытучылар һәм студентлар катнашты.
Акция татар теле һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итүгә, әдәби татар телен белүгә кызыксыну арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзеңә тикшерүгә юнәлтелгән иде.
Быел диктант текстын Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыды.

Конкурсны оештыручылар-Казан дәүләт аграр университетының философия һәм хокук кафедрасы, укыту-методик идарәсе.