Казан дәүләт аграр университетының баскетбол буенча ир-атлар җыелма командасы Казан инновацион университет командасын җиңде

2021 елның 25 ноябрендә Идел буе дәүләт физик культура спорт һәм туризм университетының спорт залында Казан дивизионының Студентлар баскетболы ассоциациясе уены узды. Казан ДАУ җыелма командасы КИУ командасы белән очрашты. Матч Казан ДАУ файдасына 75:56 исәбе белән тәмамланды.

Матчның иң яхшы уенчылары: Быков Макар Икътисад институтының 2 курс студенты (25 очко, 9 эләктерү, 5 бирү, 4 тоту), Әхмәд Шах Механикалаштыру һәм техник сервис институтының 1 курс студенты (15 очко,14 эләктерү, 2 блокшот) һәм Исаев Андрей (4 очко, 8 бирү).

Барлык җанатарларга (уңыш теләүчеләргә) ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез һәм КФУ командасы белән бергә 2021 елның 2 декабрендә 17:30 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университетының баскетбол буенча ир-атлар җыелма командасы матчында барысын да көтәбез.