Казан дәүләт аграр университетының яшь галимнәр Советы рәисе Рәхмәт хаты алды

Казан дәүләт аграр университетының яшь галимнәр Советы рәисе һәм идарә кафедрасы укытучысы Сафиуллин Нияз Азат улы Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова аны югары квалификация, җаваплылык һәм актив тормыш позициясе белән бәяләде һәм Казан шәһәренең яшьләр сәясәтен үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

Translate