Казан ДАУ җыелма командасы ТР югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика кроссы буенча ярышларда катнашты

«Динамо» чаңгы базасында 2019 елның 19 октябрендә «Аккош күле» территориясендә ТР югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика кроссы буенча ярышлар узды. Ярышларда җиде команда катнашты.

Югары уку йортлары арасында 2 төркем арасында 9 кешедән торган Казан ДАУ җыелма командасы «Физик тәрбия» кафедрасы доценты Хуҗина Гөлинә Котдус кызы җитәкчелегендә 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!

Команда составына Әхмәтҗанов Илнур, Кыямова Алия, Юмаева Лилия, Баһаутдинова Илнара, Пермяков Евгений, Иванников Андрей, Дьячков Валерий, Филиппова Елизавета, Фоминых Никита керде.