Казан ДАУ авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары рәисләре һәм крестьян-фермер хуҗалыгы башлыклары белән эшлекле киңәшмәдә катнашты

27 август көнне Балтач районының Шуда авылында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары рәисләре һәм крестьян-фермер хуҗалыгы башлыклары белән эшлекле киңәшмә узды. АПКда хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү буенча дәүләт программасының актуаль мәсьәләләре, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары белән идарә итүне камилләштерү буенча бурычлар һәм башкалар турында фикер алыштылар.

Киңәшмә эшендә Казан ДАУның икътисад Институты директоры М. М. Низаметдинов катнашты.