Казан ДАУ Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне

19 ноябрьдә механикалаштыру һәм техник сервис институтының актлар залында Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чара узды. Ел саен бу вакыйга ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Әлеге чарада Россия эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы урынбасары, полиция подполковнигы Рөстәм Рәүф улы Гәрәев һәм Россия эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспекторы полиция капитаны Александр Раскатов катнашты.

Университетның 1 һәм 2 курс студентлары белән очрашуда юл травматизмы статистикасы һәм юлда авария хәлләрен кисәтү ысуллары турында фикер алыштылар. Очрашу ахырында студентларга юл фаҗигаләре турында фильм күрсәтелде.