Казан ДАУ Башкорт ДАУ белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды

2021 елның 29 апрелендә Казан ДАУнда «Казан дәүләт аграр университеты» ЮҺББ ФДБМУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты арасында декан Гафиятов Р.Х. һәм «Башкорт дәүләт аграр университеты» ЮҺБ ФДБМУ агротехнология һәм урман хуҗалыгы факультеты декан Асылбаев И.Г. йөзендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куюга багышланган чара узды. Анда шулай ук Казан ДАУ ректоры А.Р. Вәлиев катнашты. Килешү якларның фәнни проектлар буенча хезмәттәшлеген, практикаларны узу өчен студентлар алмашуын, шулай ук профильле юнәлешләр буенча белем бирү программаларының сыйфатын арттыруны күздә тота. Чарада Башкорт ДАУ вәкилләренең профессор-укытучылар составы, А.К. Алексеева җитәкчелегендә Казан ДАУ каршындагы Ырынгы мәктәп урманчылыгы (Буа муниципаль районы) әгъзалары, шулай ук Казан ДАУ студентлары Ф.Фатыйхов һәм Гаделшина А. чыгыш ясадылар. Килгән кунаклар Казан ДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультетында , Ландшафт дизайны үзәгендә (Ферма-2) декоратив токымнар мәктәбендә, шулай ук Агрофакта һәм механикалаштыру һәм техник сервис Институтында булдылар һәм күргәннәрдән канәгать калдылар.