Казан ДАУ базасында 2020 елның 20-21 сентябрендә төбәкара виноградчылар форумы узачак

20 сентябрьдә Казан ДАУның укыту-демонстрация үзәгендә Татарстанның иң яхшы виноград үстерүчеләре күргәзмәсе узачак.

Чараны оештыручылар – Татарстан бакчачылар Берлеге, Казан ДАУ һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Күргәзмәдә 10 сентябрьгә кадәр гариза биргән һәр теләгән кеше катнаша ала.

Чараның максаты – безнең республикада виноград үстерүне популярлаштыру һәм пропагандалау.

Күргәзмәдә илнең төрле төбәкләрендә үстерелә торган виноградның бик күп сортларын күрергә, аны авыз итәргә дә, ошаган сорт өчен тавыш бирергә дә мөмкин булачак. Күргәзмәдән соң нәтиҗәләрне тантаналы рәвештә игълан итү һәм җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

Бүләкләү 8 номинациядә узачак:

1. Аш сортларының иң авыр тәлгәшлесе (шикәр 15% тан ким түгел). 1-2-3-урыннар

2. Орлыксыз сортлардагы иң авыр тәлгәшлесе (шикәр 15% тан да ким түгел). 1-2-3 урыннар

3. Аш сортларының иң авыр җиләге (шикәр 15% тан ким түгел). 1-2-3 урыннар

4. Орлыксыз сортларның иң авыр җиләге (шикәр 15% тан да ким түгел). 1-2-3-урыннар

5. Иң татлы аш сорты. 1-2-3-урыннар

6. Иң татлы орлыксыз сорт. 1-2-3 урыннар

7. Иң татлы техник сорт. 1-2-3-урыннар

8. Виноградның иң яхшы коллекциясе. 1-2-3 урыннар.

Барлык теләүчеләрне дә катнашырга чакырабыз, күргәзмә барлык катнашучылар өчен дә, килүчеләр өчен дә ачык!

Үткәрү урыны: Казан ш., Р.Гәрәев ур., 79 к.1. Казан дәүләт аграр университеты механикалаштыру Институтының укыту-демонстрация үзәге.

Чараның расписаниесе белән танышу өчен: mezhregionalnj-forum-vinogradarej