Казан ДАУ базасында 2020 елның 20-21 сентябрендә төбәкара виноградчылар форумы узды

20 сентябрьдә Казан ДАУның укыту-демонстрация үзәгендә төбәкара виноград үстерүчеләр форумы һәм ел саен Татарстанның иң яхшы виноград үстерүчеләре күргәзмәсе узды.

Чараны оештыручылар – Татарстан бакчачылар Берлеге, Казан ДАУ һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Чараның максаты – безнең республикада виноград үстерүне популярлаштыру һәм пропагандалау.

Күргәзмәдә катнашучыларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Садыйков И. А., инфраструктура үсеше һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректор Хәмидуллин Н. Н., укыту-тәрбия эшләре буенча беренче проректор Җиһаншин Б. Г., хуҗалык-икътисад эшләре буенча проректор Закиров З. Р. сәламләделәр.

Күргәзмәдә илнең төрле төбәкләрендә үстерелә торган виноградның бик күп сортларын күрергә, аны авыз итәргә дә, ошаган сорт өчен тавыш бирергә дә мөмкин иде. Күргәзмәдән соң нәтиҗәләрне тантаналы рәвештә игълан итү һәм җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Бүләкләү 8 номинациядә узды:

1. Аш сортларының иң авыр тәлгәшлесе (шикәр 15% тан ким түгел).

2. Орлыксыз сортлардагы иң авыр тәлгәшлесе (шикәр 15% тан да ким түгел).

3. Аш сортларының иң авыр җиләге (шикәр 15% тан ким түгел).

4. Орлыксыз сортларның иң авыр җиләге (шикәр 15% тан да ким түгел).

5. Иң татлы аш сорты.

6. Иң татлы орлыксыз сорт.

7. Иң татлы техник сорт.

8. Виноградның иң яхшы коллекциясе.

Шулай ук күргәзмәне оештыручылар Казан ДАУнан А. А. Шаламова һәм А. Г. Абрамов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Бүген Татарстан виноградчылары ассоциациясенең гамәлгә кую җыелышы һәм фәнни-гамәли конференция булды.